1 август көнне Район балалар китапханәсендә Татар китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган »Татар китап нәшриятының иң борынгы китабы минем китапханәдә " дигән тематик акция кысаларында «Китап сөючеләргә багышлана...» исемле китап шәҗәрәсе үткәрелде.
Шул ук исемдәге күргәзмәдә район балалар китапханәсе фондыннан 60-70 елларда Татар китап нәшриятында дөнья күргән китаплар урын алды. Виктор Дроботовның 1960 елда чыгарылган «Ялан тәпиле гарнизон» документаль повесте, шулай ук 1968 елда Муса Җәлил һәм Абдулла Алишның 1970 елда чыккан «Сертотмас үрдәк» повесте иң борынгылардан санала.
Китапханәче балаларны китап нәшриятының тарихы, аларның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, балалар китапханәсе фондында булган иң иске китаплар, шулай ук Татар китап нәшрияты чыгара торган заманча әдәбият турында сөйләде.