Уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү, ТР агросәнәгать комплексында булган урып-җыю техникасын нәтиҗәле файдалану һәм 2019 елда урып-җыю кампаниясе барышында югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү максатларында, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2019 елның 22 июлендәге 154/2-пр номерлы боерыгы нигезендә «Иң яхшы комбайнчы» республика конкурсы игълан ителде.
2019 елның 22 июленнән 25 сентябренә кадәр районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан ашлык суктыру һәм суктыру мәйданнары, район комбайнчылары турында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мәгълүмат җыю, эшкәртү һәм тапшыру буенча эш башкарылачак.
Конкурс нәтиҗәләре, 2019 елның 25 сентябреннән соң, атна саен үткәрелә торган оператив мәгълүматлар нигезендә, конкурс комиссиясе тарафыннан ясалачак.