Муниципаль хезмәткәрләрне аттестацияләү

2019 елның 2 августы, җомга

Бүген, 2 нче август көнне, Югары Ослан муниципаль районы Советының кече залында, муниципаль хезмәткәрләрне аттестацияләү буенча өченче утырыш булып узды.

Комиссия аттестацияләнүченең турыдан-туры җитәкчесе белән әңгәмә үткәрде, ул муниципаль хезмәткәргә шәхси сыйфатлары буенча да, һөнәри эшчәнлек буенча да яхшы бәя бирде.

Характеристика объектив һәм уңай иде. Аттестация нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан аттестацияләнүче муниципаль хезмәт вазыйфаларына туры килә дигән карар кабул ителде.

Комиссиянең барлык әгъзалары муниципаль хезмәткәргә алдагы эшләрендә уңышлар теләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International