2 август көнне Туган якны өйрәнү музеенда «Радуга» балалар бакчасы балалары белән Халыкара светофор көненә багышланган мәдәни – танып белү очрашуы узды.
Чара кысаларында балалар юл билгеләре иленә сәяхәт ясадылар, юл йөрү кагыйдәләре турында шигырьләр тыңладылар, күңелле Светофорик турында әкият тыңладылар, шулай ук балалар «Әйе яки юк» конкурсында һәм «сорау - җавап»викторинасында катнаштылар.
Шигырьләр һәм әкиятләр, уеннар һәм табышмаклар балаларга юлларда үз-үзеңне тоту буенча ныклы күнекмәләр алырга ярдәм итте. Чара ахырында барлык нәниләргә яктылык кайтаручы билгеләр бирелде.