Һәрвакыт контрольдә

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Югары Ослан муниципаль районы Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президенты Аппаратыннан, ТР Министрлар Кабинетыннан, министрлыклардан, ведомстволардан кергән контроль хатларның үтәлешенә анализ ясый. Гражданнар мөрәҗәгатьләре аерым контрольдә тотыла.

2019 елның 5 августына район Советына һәм Башкарма комитетына үтәлүгә тапшырылган контроль документлар исемлегенә 83 хат кертелгән, шул исәптән 4 мөрәҗәгать башкаручыларга эш өчен җибәрелгән.

Хатларны үтәү сроклары буенча башкару дисциплинасы мәсьәләсе Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты һәм Башкарма комитеты белән үткәрелгән шимбә киңәшмәсендә даими рәвештә карала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International