2019 елның 4 августында район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре мәдәният һәм ял паркында район халкына һәм кунакларына «Яраткан китаплар шәһәре» дип исемләнгән әдәби сәяхәт ясарга тәкъдим иттеләр.
Ял итүчеләр игътибарына танылган «100 великих» сериясеннән кызыклы һәм мавыктыргыч китап басмалары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәче сөйләвенчә, 1998 елдан "Вече» нәшрияты «100 великих» сериясе китапларын - атаклы кешеләр һәм кеше даһие иҗат иткән күренекле әсәрләре, табигать күренешләре һәм табышмаклары, бөек тарих һәм мәдәният вакыйгалары-уникаль энциклопедияләр чыгара.
Энциклопедияләрнең теләсә кайсы яшьтәге кешеләр өчен файдалы булуын бәяләп бетергесез. Алар безнең карашыбызны гына киңәйтеп калмый, теләсә кайсы өлкәдә белем чыганагы булып тора. Барлык теләүчеләргә бу сериядәге китапларга күзәтү ясалган буклетлар таратылды.