4 нче август көнне Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә «Бердәм Россия» партиясенең мобиль җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе эшләде.
2019 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек кысаларында халык булачак депутатларга наказлар белән мөрәҗәгать итте.
Буш Моркваш авылында ТР Дәүләт торак фонды белән соцнайм шартнамәсен озайту мәсьәләсе кискен килеп басты, заманча балалар өчен уен мәйданчыгы кирәк.
Урман Морквашында газлаштыру һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләре дә куелды.
Күпчелек мәсьәләләр катлаулы, шактый финанс чыгымнары таләп итә һәм бары тик халыкның, муниципаль хакимиятнең уртак тырышлыгы һәм максатчан программалар аша республика ярдәме белән генә хәл ителергә мөмкин. Бу мәсьәләләр 2020 елга бюджет формалаштырганда һәм район үсешенең өч еллык планын эшләгәндә исәпкә алыначак.