Балалар бакчасында Квест-уен

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Еш кына мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән элементар математик сәләтләрне формалаштыру буенча дәресләр оештырыла. Шул ук вакытта фәнни-педагогик тикшеренүләр, педагог - практикларның күпьеллык тәҗрибәсе балаларга нәтиҗәле белем бирү өчен аларны яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашырга, уртак уен эшчәнлегенә кушылырга, акыл белән эш итү алымнарын формалаштырырга өйрәтү мөһим.

"Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячеләре белем бирү эшчәнлеген генә түгел, күңел ачу чараларын да планлаштырганда бу максатларга ирешергә тырышалар.

 Уен дәвамында барлык катнашучылар да әйтемнәр ярдәмендә яшерелгән биремнәрне эзләделәр һәм таптылар. Биремнәр төрле иде: балалар математик табышмаклар чиштеләр, пар һәм геометрик фигуралар таптылар, биек йортлар легодан төзеделәр, сан белән тәңгәл килә белүне ныгыттылар. Дөрес үтәлгән һәр бирем өчен заколдланган ил исеменнән бер хәреф алды. Ахырда «математика»сүзе килеп чыкты. Чара барлык балаларны да - өлкәннәрне дә, балаларны да мавыктырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International