КДНиЗП рейды

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Бүген «Яшүсмер – 2019» ведомствоара профилактик операциясенең өченче этабы кысаларында Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия тарафыннан җаваплы сәркатибе Юлия Горбачева, опека һәм попечительлек органының баш белгече Светлана Сураева составында Татар Борнашы, Түбән Ослан, Югары Ослан, Печище авылларында рейд үткәрелде.     

Әлеге рейд барышында балигъ булмаганнар һәм аларның ата – аналары һәм законлы вәкилләр белән «Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында» 14.10.2010 ел, № 71-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының үтәлеше турында, шулай ук алкогольле эчемлекләр куллануга юл куймау, ата-аналарның бурычларын тиешенчә үтәмәүләре турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International