Алабугада Мәктәп укытучылары фестивале

2019 елның 9 августы, җомга

5-7 август көннәрендә мәктәп укытучыларының 10 нчы халыкара фестивале узды, анда безнең район делегациясе –мәгариф бүлеге җитәкчесе Касимов В. В., Шеланга мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Переведенцева З, А., Печищедан - Куприянова А. Н., Кураловодан - Рахматуллин Р. В, катнашты.

Мәктәп укытучылары фестивале - белем бирүне нәтиҗәле оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча халыкара мәйданчык. Фестиваль эшендә Германия, Төркия, Бөекбритания, Болгария, Һиндстан, Чехия белгечләре катнашты.

Фестиваль кысаларында «Мәктәп өчпочмагы: Укытучы – укучы – ата-ана» дигән дискуссия мәйданчыгының эше оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International