"Дзержинец" балалар лагеренда

2019 елның 9 августы, җомга

7 августта Татарстанның Югары Ослан районында урнашкан «Дзержинец» балалар сәламәтләндерү лагеренда Яшь хәрәкәт инспекторларының яңа профильле сменасы старт алды.

Бөтен республикадан 300 дән артык иң актив кеше өч атна дәвамында ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытып кына калмыйча, юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен дә өйрәнәчәк. Проект Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм «юл хәрәкәте иминлеге»АҖ уртак тырышлыгы белән гамәлгә ашырыла.

Ачылу тантанасы кысаларында һәр ЮИД отряды үз командасының номер-презентациясе белән чыгыш ясады. Балаларга Казанның «Самурай» көрәш сәнгате клубыннан 70 яшь спортчы да кушылды.

Профильле смена кысаларында укучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик дәресләргә йөриячәкләр, Автошәһәрдә практик шөгыльләнәчәкләр һәм махсус мәйданчыкта велосипедта фигуралы йөртү күнекмәләрен ныгытачаклар. Моннан тыш, балаларны тематик конкурслар, квестлар һәм иҗади кичәләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International