Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, физик культура һәм спорт сөючеләр, тармак ветераннары!
Сезне чын күңелдән физкультурачылар көне белән котлыйм!
Хәзерге җәмгыять тормышы физик культура һәм спорт белән шөгыльләнмичә мөмкин түгел. Берәүләр өчен ул аралашу, физик яктан камилләшү һәм сәламәтлекне ныгыту чарасы. Башкалар өчен ул һөнәр, бөтен тормыш эше.
Бу көнне Физик культура һәм спорт һөнәренә әйләнгән, халыкның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур өлеш керткән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм.
Сезнең максатчанлык, җаваплылык һәм рух ныклыгы нәтиҗәсендә безнең спортчылар төрле дәрәҗәдәге ярышларда район данын лаеклы яклыйлар, югары нәтиҗәләргә ирешәләр һәм үзләренең уңышлары белән районыбыз данын күтәрәләр. Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегездә мәхәббәт һәм шатлык, оптимизм һәм спорт ареналарында яңа җиңүләр телим!
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов