Августның икенче шимбәсендә Россиядә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бүген бу бәйрәм профессионал спортчылар гына түгел, ә һөнәренә һәм яшенә карамастан, физкультура һәм спортны яратучылар да.
Физкультура белән шөгыльләнү бик файдалы, ә күңелле — икеләтә файдалы. 10 август көнне мәдәният һәм ял паркында район балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен «үз сәламәтлегеңнең остасы бул»дип исемләнгән спорт – сәгать үткәрделәр.
Балалар спорт уеннары һәм спорт төрләре турында табышмаклар чиштеләр, төрле эстафеталарда катнаштылар.
Балалар спорт һәм куркынычсызлык турында яңа белемнәр, шулай ук күңел күтәренкелеге, шатлык һәм истәлекле бүләкләр алдылар.