Шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Бүген, 26 нчы сентябрь көнне, район Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев Килди авыл җирлегендә гражданнарны шәхси сораулар буенча күчмә кабул итте.

Кабул ителгән 5 кеше Олан авылында клуб һәм ФАПны ремонтлау,  күлләрне чистарту, сукбай этләрне тоту, шулай ук Татар Борнашы авылында торак йортны реконструкцияләү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү һәр сишәмбе көнне 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Шулай ук график нигезендә (район сайтында урнаштырылган http://verhniy-uslon.tatarstan.ru) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International