2019 елның 13 августында район үзәк китапханәсендә Наполеон (Бонапарт), француз императоры, полководецның тууына 250 ел тулу уңаеннан «искиткеч Наполеон» дип исемләнгән күргәзмә-досье ачылды.
Күргәзмәдә, укучылар игътибарына, шулай ук, бөек тарихи шәхеснең тормыш юлыннан кызыклы фактларны чагылдырган, вакытлы матбугаттагы мәкаләләр тәкъдим ителә. Наполеон турындагы китап авторлары арасында-Евгений Тарле, Альберт Манфред, бән Вейдер, Девид Хэлгуд һ. б.