Татарстан Росреестры, гражданнарның үзләре карамагындагы күчемсез милек объектлары белән шәхси катнашмыйча гына килешүләр төзүне тыярга теләгән мөрәҗәгатьләренең артуына бәйле рәвештә, тиешле гаризалар бирү тәртибен аңлата.
Күчүне дәүләт теркәвенә алу мөмкинлеге булмау, туктатылу, күчемсез милек объектының хокукын һәм авырлыгын чикләү турында гариза белән бары тик күчемсез милек объекты милекчесе яки аның законлы вәкиле генә мөрәҗәгать итә ала. Ышаныч кәгазе буенча эш итүче зат мондый гаризаны бирә алмый!
Күрсәтелгән белдерүләрнең гади почта аша җибәрелүен (чөнки законнарда заказлы хат белән җибәрү каралмаган) һәм кайбер очракларда мондый хатның башка затның кулына эләгергә мөмкин булуын исәпкә алып, Татарстан Росреестры шәхси катнашмыйча теркәлү мөмкинлеге булмау турында гариза биргәндә электрон почтаның актуаль адресын күрсәтергә киңәш итә.