Август киңәшмәсен үткәрү кысаларында Югары Ослан урта мәктәбендә район методик берләшмәләре җитәкчеләре һәм мәктәп китапханәчеләре «мәгарифне модернизацияләү процессында фәнне камилләштерү һәм аларның сыйфатын күтәрү»темасы буенча секция уздырылды.
Яңа уку елына РМО эшенең төп бурычлары - район укытучыларының яңа укыту формаларын һәм методларын үзләштерү буенча эшчәнлеген оештыру, барлык укучыларның белем бирү процессына кертү максатыннан укытуга махсус якын килү, инновацион педагогик тәҗрибәне өйрәнү, гомумиләштерү һәм тарату, педагогларның мәгълүмати-методик ихтыяҗлары дәрәҗәсен диагностикалау.