Россия Бәйсез профсоюзлар Федерациясе эш атнасын дүрт көнлек итәргә тәкъдим итте.
Бу идеяне Хөкүмәт, Дәүләт Думасы һәм Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында аңлаттылар. Дүрт көнлек эш атнасына күчү идеясе беренче тапкыр бу елның июнь аенда яңгырады.
Премьер-министр Дмитрий Медведев Халыкара конференциядә киләчәктә мондый перспектива бар, дип белдерде. Технологияләр компанияләрдә хезмәткәрләр санын һәм эш көне озынлыгын киметергә мөмкинлек бирә. Узган атнада эш көннәрен дүрткә кадәр киметү турындагы идея янә яңгырады. Бу юлы тәкъдим Россия Бәйсез профсоюзлар Федерациясеннән килде. Өстәвенә, федерациядә компания хезмәткәрләренең хезмәт хакын үзгәртмәүне таләп иттеләр.
Түрәләр компанияләр хәзер дә үз хезмәткәрләре өчен эш көннәрен кыскартырга мөмкин, дип билгеләп үтте.