Кичә Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты Казан агломерациясе районнары буенча туристик маршрутлар вариантларын тәкъдим итте.
Хәзер Казанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе кысаларында Казан һәм Казан агломерациясе территориясендә бердәм туристлык киңлеген формалаштыру мәсьәләсе күтәрелә. Казан агломерациясенең туристик инфраструктурасын үстерү Стратегия-2030 ның төп максатларының берсе булып тора.
Югары Ослан районыннан киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова һәм туризм буенча белгеч Анна Фомина катнашты.