Узган сишәмбе көнне Түбән Осланда волейбол һәм баскетбол уены өчен универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булып узды.
Ачылу тантанасында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Галимҗан улы Зиатдинов катнашты. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында тантаналы ачу вакытында район башлыгы беренче сыйныф укучыларына аларның беренче портфельләрен тапшырды.
Шулай ук волейбол буенча иптәшләрчә очрашу да планлаштырылган иде. Хуҗаларга кунакка Югары Ослан волейболчылары килде.