Белдерү

2019 елның 16 августы, җомга

2019 елның 19 августында 10.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Югары Ослан муниципаль районы Советының чираттагы кырык сигезенче утырышы узачак.

Көн тәртибендәге 19 мәсьәләне карау күздә тотыла:
1.    Югары Ослан муниципаль районы Советының 2018 елның 14 декабрендә кабул ителгән 39-442 номерлы «Югары Ослан муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 елларның планлы чорына бюджеты турында " карарына үзгәрешләр кертү турында»;
2.    Югары Ослан муниципаль районының 2019 елның 1 яртыеллыгында бюджет үтәлеше турында;
3.    Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы территориясендә гамәлгә ашырыла торган муниципаль контроль төре исемлеген алып бару тәртибе турында; 
4.    Югары Ослан муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында һ.б..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International