2013 елдан 2019 елга кадәр Югары Ослан муниципаль районы территориясендә 15 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде.
3 балалар мәйданчыгы, волейбол һәм баскетбол уеннары өчен 10 мәйданчык, мини-футбол өчен 1 мәйданчык һәм 1 хоккей тартмасы. Мәйданчыклар төрле авыл җирлекләрендә урнашкан: Карагуҗа, Шылаңгы, Түбән Ослан, Яр буе Морквашы, Куралово, Печище, Октябрь, Макыл авыл җирлекләрендә бер мәйданчык, Югары Осланда 6 мәйданчык-3 балалар мәйданчыгы, 1 баскетбол-волейбол, 1 мини-футбол, 1 хоккей тартмасы.
2020 елда Ямбулат һәм Борнаш авыл җирлекләрендә тагын 2 мәйданчык төзү планлаштырыла.
Универсаль спорт мәйданчыклары безнең район яшьләре өчен яхшы ярдәм булып тора.