Архив эше буенча Дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең утырышы узды

2019 елның 16 августы, җомга

Бүген Югары Осланда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясенең күчмә утырышы узды.

Утырышта Росархив министры урынбасары Олег Наумов, Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, район башлыгы Марат Зиатдинов, Башкарма комитет җитәкчесе Виктор Тимиряев, республика министрлыклары, ведомстволары вәкилләре, дәүләт һәм муниципаль архив хезмәткәрләре катнашты.
   
Буа үзәк хастаханәсе баш табибы Рөстәм Сәмәрханов, коммерцияле булмаган оешманың иң яхшы архивы буларак, Гранд алу буенча республика конкурсында җиңүче булды, ул медицина документларын цифрлаштыру проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде, Яр Чаллы, Аксубай муниципаль архивлары башлыклары эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, мастер-класслар, туган якны өйрәнү музеена һәм район архивына экскурсияләр оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International