2019 нчы елның 16 августында, традиция буенча, район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ял паркында ял итүчеләрне каршы алды.
Бу юлы уку сөючеләргә «Күңелсез әдәбият» дип исемләнгән күргәзмә - сөйләшү тәкъдим ителде. Китапханәче укучыларда аеруча популяр булган китаплар турында сөйләде. Алар арасында Гүзәл Яхина, Зифа Кадарова, Борис Акунин, Рэй Брэдбери, Александр Берг, Александр Бушков, Татьяна Устинова, Даниэла Стил, Татьяна Полякова һ. б. әсәрләре бар.