Бүләкләр тапшыру 

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

19 августта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе гадәттәгечә бүләкләр тапшыру белән башланып китте. Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте исеменнән Килди авыл җирлеге башлыгы Бордин Викторга язылу кампанияләрендә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. 
 
Яшь спортчылар да район җитәкчелеге игътибарыннан читтә калмый. Шулай итеп, яшүсмерләр арасында стендка ату буенча Россия беренчелегендә «Трап» күнегүендә гомуми команда зачетында җиңү яулап, Югары Ослан муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән Маслов Кирилл бүләкләнде. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International