Квалификация күтәрү

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

12-16 август көннәрендә КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Компьютер грамоталылыгы» квалификация күтәрү программасының 72 сәгатьлек блогы узды, ул 22 сәгать дистанцион модулен үз эченә ала.  Укуларны Югары Ослан муниципаль районы Советының гомуми бүлегенең баш белгече Гүзәл Заннатова үткәрде.

Программаның ябылышында йомгаклау сүзе белән КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Илнур Шәрипов чыгыш ясады.

Программа электрон тест формасында йомгаклау аттестациясе һәм квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International