Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советының утырышлар залында өченче чакырылыш район Советының чираттагы кырык сигезенче утырышы узды. Утырыш Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.
Бүген Введенка Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов депутатлар алдында чыгыш ясады.
Совет утырышының көн тәртибенә түбәндәге 17 төрле мәсьәлә кертелгән иде.
Депутатлар һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.
Шулай ук Югары Ослан муниципаль районы Советы Рәисе Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 2020 нче елга Югары Ослан муниципаль районы бюджетында 45 миллион сумнан артык бюджет ассигнованиеләре каралуын әйтте.