Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль районы Советының икътисади үсеш, экология, табигый ресурслар һәм җир мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы булды.
Көн тәртибенә Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан авыл җирлегенең генераль планын раслау турында мәсьәлә кертелгән иде.
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Закиулла Минһаҗев комиссия әгъзаларына Югары Ослан авыл җирлегенең генераль планы проектын тәкъдим итте.