Югары Ослан муниципаль районының КСП контроль-ревизия эшчәнлеге

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Агымдагы елның августында Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хөрмәтуллина, тышкы муниципаль финанс тикшерүе органы буларак, КСП вәкаләтләрен тормышка ашыру кысаларында, Карахуҗа авыл җирлеге Башкарма комитетында бюджет чараларын нәтиҗәле һәм максатчан куллану мәсьәләләре буенча планлы тикшерү үткәрде.
     
Контроль чара барышында оештыру һәм бухгалтерлык документлары, салым хисаплылыгы өйрәнелде, Башкарма комитетка беркетелгән мөлкәтне инвентаризацияләү үткәрелде. Бюджет акчаларын, муниципаль мөлкәтне нәтиҗәсез файдалану очраклары һәм башка хокук бозулар ачыкланды.
     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International