19 август көнне мәйданда Авыл көнен зурлап билгеләп үттеләр. Традиция буенча ул Алма Спасы-престол тантанасына туры килә. Биредә аны беренче ел гына түгел инде, күңелле, якты итеп билгеләп үтәләр. Билгеләнгән вакытка бәйрәм үткәрү урынына авыл халкы һәм кунаклар, шулай ук якын-тирә авыллардан килгән кешеләр җыелды.
Бәйрәм дәвамында сәүдә палаткалары, балалар өчен бушлай батут эшләде, анда балалар бик теләп сикерә алды. Ә кечкенә кызлар һәм малайлар өчен татлы шикәр мамыгы һәм аква грим күпме шатлык китерде!