Актерлык осталыгы буенча Мастер-класс

2019 елның 20 августы, сишәмбе

18 август көнне район мәдәният һәм ял паркында Ксения Анохина, район мәдәният йортының «Светлячок» театр студиясе җитәкчесе Ксения Анохина катнашында актерлык осталыгы буенча мастер-класс узды.

Ксения балалар белән танышканнан соң, актерлык талантын ачу, сәхнә осталыгын камилләштерү өчен үҗәтлек һәм сабырлык кирәк, дип сөйләде. Мастер-класста балаларның артистик кыюлыгын, актерлык игътибарын, фантазиясен, сәхнә аралашу күнекмәләрен үстерү буенча эш алып барылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International