Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.
Барлыгы 14 кеше кабул ителде. Гражданнар җир мәсьәләләре, эшкә урнашу, шулай ук төлке атуны оештыру буенча мөрәҗәгать иттеләр.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлде һәм каралды, әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, башкалар контрольгә алынды һәм тиешле хезмәтләргә карар кабул итү өчен тапшырылды.