Менә инде 41 ел рәттән коткаручылар үзләренең һөнәри осталыкларын һәм чынбарлыкка максималь якынлашкан катлаулы шартларда эшләүләрен күрсәтә. Хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләрне искә алу бу ярышларны багышлау матур традициягә әверелде.
Анда безнең районны 112 нче Югары Ослан янгын часте коткаручылары Дмитрий Хуртин, Евгений Маткин, Артем Макаренко һәм Дмитрий Шагин тәкъдим итте. Янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Эдуард Пестов билгеләп үткәнчә, бу егетләр мондый ярышларда катнашып үзләренең һөнәри осталыкларын беренче тапкыр гына расламыйлар. Берничә тапкыр җиңү белән дә кайтканнар.