Югары Ослан мәктәбе укучысы икенче урынны алды

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

18 августта Кама Аланында тугызынчы тапкыр «Олимпия» спорт комплексы янындагы автодромда "Таиф-НК"Кубогына автокросс буенча традицион республика ярышлары старт алды.
 Анда безнең районнан автокросс буенча берничә тапкыр чемпион булган Югары Ослан мәктәбе укучысы Анастасия Ширяева катнашты.

Яшь пилотларны дәрәҗәле кунаклар - Кама Аланы муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Павлов, халыкара класслы спорт мастеры Николай Жаворонков сәламләде. Ярышлар җитәкчесе һәм баш техник комиссар буларак Евгений Шафранов чыгыш ясады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Анастасия Ширяева икенче урынны алды һәм кубок, бүләк һәм акчалата премиягә лаек булды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International