Югары Ослан механизаторлары "Иң яхшы комбайнчы" исеме өчен ярышалар

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы исеменә конкурс игълан итте. Ул 22 июльдән 25 сентябрьгә кадәр уза. Иң яхшы механизаторларны 2019 елгы урып-җыю эшләре йомгаклары буенча конкурс комиссиясе билгеләячәк.

Урып-җыюда иң зур нәтиҗәләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк, аларны 4 төркем буенча комбайн билгеләячәкләр. Шулай ук чапкычлар төркеме буенча иң зур мәйданда 20 механизатор 60 мең сум күләмендә премия алачак. Шулай ук конкурс нәтиҗәләре буенча районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 35әр мең сум премия алачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International