Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе искәртеп узганча, 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алуга хокукы булган, әмма акчалата эквивалент алган федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки РПФ сайтындагы Шәхси кабинет аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.