Дуслар, сезне 30 августта Мәдәният һәм ял паркында узачак Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә көтәбез!
Сезнең өчен бик күп сюрпризлар әзерләдек:
1. Район мәдәният йорты республика халыкларының концерт программасы - номерларын әзерли. Башлана 16.00 сәгатьтә
Яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге район территориясендә яшәүче халык, уеннар әзерли һәм һәркем ГТО нормаларын үти алачак. Мәгариф бүлеге мастер-класслар рәвешендә өстәмә белем бирү үзәге түгәрәкләрен тәкъдим итәчәк.
2. Караоке-кичә.
Башлана 18.00 сәгатьтә
Актив катнашкан өчен призлар һәм бүләкләр
3. Бәйрәм дискотекасы. Башлана 20.00 сәгатьтә
Һәм төп сюрприз: лазерлы шоу!
Балалар өчен күңелле мәйданчык оештырылачак: батутлар, балалар поезды, зорбинг, поп-корн, татлы мамык, аквагрим һ. б.