"Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы" Бөтенроссия конкурсы

2019 елның 23 августы, җомга

Ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» дигән Бөтенроссия конкурсы үткәрелә.


Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.

2019 елда Конкурс 15 номинация буенча үткәрелә:
Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу түләүсез нигездә башкарыла.

Конкурста Россия юридик затлары, оештыру-хокукый формасына, милек рәвешләренә һәм гамәлгә ашырыла торган икътисадый эшчәнлек төрләренә бәйсез рәвештә, шулай ук аларның филиаллары да катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2019 елның 10 сентябренә кадәр, конкурсны үткәрү буенча методик рекомендацияләрдә каралган тәртиптә кабул ителә.

Катнашу шартлары һәм конкурсны үткәрү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга мөмкин http://mtsz.tatarstan.ru/rus/informatsiya-o-provedenii-vserossiyskogo-konkursa-2846417.htm
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International