Пленар утырыш

2019 елның 23 августы, җомга

Бүген «Казан Экспо» МКҮ мәйданчыгында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Т. А.Голикова, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында, «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының эшлекле программасы кысаларында пленар утырыш узды. 

Бу чарада Югары Ослан муниципаль районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Вилен Касимов катнашты. 

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: “Яңа база компетенциясе буларак риск-инжиниринг” һәм «Дөнья куркыныч астында: үзгәрешләр чорында адаптация, уңыш һәм чәчәк ату күнекмәләре». Утырыштан соң һөнәри осталык буенча «Ворлдскиллс» стандартлары буенча 45 нче дөнья чемпионаты программасы буенча экскурсия үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International