2019 елның 26 августыннан 8 сентябренә кадәр ТР да балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм юлда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен торгызу максатларында "Игътибар-балалар!».
2019 елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 320 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 338е имгәнгән (АППГ – 332-5-342).
Статистик мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре саны август-сентябрь айларында арта, җәйге ялдан соң яшүсмерләр юлда куркынычсызлык кагыйдәләренә бәйле күнекмәләрне югалта һәм аларга транспорт мохитенә өстәмә адаптация таләп ителә.