24 август көнне Шеланга авылында бакча мәйданында, Гүзәл Шеланга табигате арасында авыл стилендәге сәхнә мәйданчыгы бизәлде.
Өстәлләрдә самоварлар кайнар чәй һәм тәм-томнар белән. Шашлыкның хуш исле төтене кунакларны чакыра да инде. Иртә таңнан кызу сәүдә бара: «Мәлеш» кибете азык-төлек, камыр ризыклары, эчемлекләр һәм кайнар чәй белән кайткан. Балалар өчен батут, татлы мамык, туңдырма, төрле төстәге шарлар һәм уенчыклар белән күңел ачу мәйданчыгы әзерләнгән. "Камелия» бүләкләр һәм чәчәкләр Салон-кибете сатып алучыларга үз продукциясенең зур ассортиментын тәкъдим итте: төрле яшьтәге балалар өчен үстерә торган уеннар, парфюмерия, косметика, бүләкләр, сувенирлар һәм башкалар. Музыка яңгырый.
Бәйрәм концертын әзерләгән артистларны тамашачылар җылы кабул иттеләр. Шеланга авыл мәдәният йортының «Душа поет» вокаль коллективы - мәдәният йорты мөдире Любовь Сандомирова, Оксана Киселева һәм Василий Соляр. Татар җырларын башкаручы, Яңасүл авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова да бу чарада актив катнашты. Кунагыбыз, район мәдәният йорты методисты Алия Зиннәтованы тамашачы бик җылы кабул итте, ул матур татар җырларын һәм үзбәк биюен башкарды. Барлык кунаклар да күңел ачуларын тапты. Бәйрәм күтәренке кәеф, җыр - бию белән узды. Бәйрәм чарасы мәдәният йортында " ретро җырлары» ял кичәсендә дәвам итте.
Шеланга авыл җирлеге башлыгына, бәйрәмне үткәрүдә һәм оештыруда булышканнары өчен, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл халкы зур рәхмәтләрен белдерделәр.