Бүген Татарстан Республикасы, Россия Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, үзмәшгульләр саны буенча пилот төбәкләр арасында лидерларның берсе булып тора. Татарстанда 26 меңнән артык үзмәшгуль. Казанда (7 657), Яр Чаллыда (2 343) һәм Түбән Кама муниципаль районында (1 031) алар аеруча күп. Бу өч муниципалитетка республикада теркәлгән үзмәшгуль кешеләрнең 42,4% ы туры килә. Югары Ослан муниципаль районында 26 августка үзмәшгульләр сыйфатында 152 кеше теркәлгән.
Нигездә, үзмәшгульләр пассажирлар ташуда, хезмәт күрсәтү өлкәсендә һәм рекламада эшлиләр.
Үзмәшгуль булу өчен AppStore яки PlayMarket га «Минем салым» кушымтасын алырга, анда паспортны сканерларга, ИНН мәгълүматларын кертергә һәм кесә телефонына фотога төшәргә кирәк – күпмедер вакыттан соң кушымтада күрсәтелгән телефонга sms килә. Теркәлү өчен салымга йөрергә кирәкми. Үзмәшгульләр шулай ук декларация тапшырырга кирәклектән азат ителгән һәм 10 мең сум күләмендә салым тотып калынган акчага хокуклы.