Кичә район Советының утырышлар залында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Югары Ослан районы прокуроры ярдәмчесе Алсу Данилова, мәгариф учреждениеләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.
Утырыш барышында каралды:
1. Балигъ булмаганнарны җәйге сәламәтләндерү һәм эш белән тәэмин итүне оештыру буенча эш нәтиҗәләре.
2. 2019 елның җәйге чорында «Иннополис Университеты»АКБО территориясендә балаларны сәламәтләндерүне оештыру турында.
3. Социаль куркыныч хәлдә булган балаларны сәламәтләндерүне, шулай ук авыр тормыш ситуациясен оештыру буенча эш нәтиҗәләре.
4. "Яшүсмер-2019»ведомствоара профилактик операциясенең ике этабына йомгак ясау.
5. Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау субъектларының «Аеклык ноктасы» программасын гамәлгә ашыруга кертелүе турында һ.б..