Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, район буенча 9451 гектар бөртекле культуралар суктырылган, бу планның 59% ын тәшкил итә. 21880 тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык-23 цн/га.
«Лазарев Н.П.» КФХсы бөртекле культуралар суктыруны тулысынча төгәлләде, анда 360 га мәйданнан 741,3 тонна ашлык суктырылды.
Район хуҗалыклары 2020 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүгә керештеләр. 2019 елның 27 августына 1300 га көзге культуралар чәчелгән, бу планның 18% ын тәшкил итә.