Бүген, 27 нче августта, район башлыгы Марат Зиатдинов Югары Осланда гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. Югары Осланда кунакханә комплексы эше, 1 группа инвалидка матди ярдәм күрсәтү, эшкә урнашу, төзекләндерү, тулай торактагы бүлмәләрне хосусыйлаштыру сораулары буенча 14 кеше кабул ителде.
Барлык мөрәҗәгатьләр теркәлгән һәм каралган, кайберләренә әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелгән, икенчеләре контрольгә алынган һәм тиешле хезмәтләргә эшкә тапшырылган.