Узган елларда районның чәчәк атуына зур өлеш керткән һәм ТР Дәүләт архивының электрон фотоальбомына кертелгән җитәкчеләр һәм атказанган хезмәткәрләр белән таныштыруны дәвам итәбез.
Берман Матвей Михайлович, 1922 елда туган. УССРДА, Киев өлкәсендә, Барышевка авылында эшче гаиләсендә туа. 1940 елда Совет Армиясе сафларына алына һәм Таллы пехоталар училищесына билгеләнә. 1941 елда, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында, училищедан фронтка җибәрелә. Беренче Украина фронтында сугыш беткәнче сугыша.
1967 елдан 1979 елга кадәр Куралово спирт заводы директоры. Аның җитәкчелегендә завод территориясендә алма согы ясау өчен яңа корпус, яңа котельный, менә дигән керү юлы, автомат салодовня төзелде, ул эшчеләр хезмәтен җиңеләйтте. Завод хезмәткәрләре өчен ике зур торак йорт төзелгән.