Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар өлеше

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Бүген район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар өлеше булып узды. 

Иртәнге сәгать 9 да мәдәният йорты фойесында Югары Ослан муниципаль районы мәгариф оешмаларының күргәзмәләре һәм мастер-класслары эшләде. Тәрбияләнүчеләр һәм укучылар үзләренең иҗади эшләре һәм проектлары турында сөйләделәр. 

Төп докладта  2018-2019 уку елында мәгариф эшләгән казанышлар һәм мәсьәләләр турында сөйләде. 2019-2020 нче уку елына бурычлар турында сөйләнде. 
Милли проектлар һәм укытучыларга грант ярдәме турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. 

Утырыш ахырында укытучыларны Югары Ослан муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International