Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе-иҗтимагый торак комиссиясе рәисе Виктор Тимиряев рәислегендә иҗтимагый торак комиссиясе утырышы булды.
«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында учетка кую, социаль наем шартнамәсе буенча торак урыны бирү, бала тууга бәйле рәвештә исәпкә алу эшенә үзгәреш кертү, «Социаль ипотека» программасы кысаларында учетка кую турында документлар һәм гаризалар комплекты каралды.