30 августта без Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итәбез. Район балалар китапханәсендә әлеге истәлекле көнгә багышлап " Туган ягым - минем республикам!» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Күргәзмәдә республика, гомумән, тарихи мирас, Татарстанның бай тарихы һәм символлары, аның үсеш этаплары, республиканың күренекле урыннары, төрле өлкәләрнең күренекле эшлеклеләре турында якты һәм эчтәлекле китаплар урын алган.