Югары Ослан районында «компьютер белеме» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында дәресләр уңышлы үткәрелә.
29 нчы августта «Эш өстәле, төп меню, бурычлар панеле, стандарт программалар» дигән темага гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Екатерина Климовская җитәкчелегендә чираттагы дәрес үткәрелде.
Хезмәт тернәкләндерү кабинеты эшчәнлеге гаиләләрне үзмәшгульлеккә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга, шулай ук яңа күнекмәләр һәм белемнәр алу мөмкинлегенә юнәлдерелгән.